Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Флёра Сөләйманова вафат

Аңа 84 яшь тулган иде.

Татар җыр сәнгатендә – зур югалту. Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты, халкыбызның моңлы җырчысы Флёра Сөләйманова бүген иртән хастаханәдә вафат булды. Аңа 84 яшь тулган иде.

"Флера Сөләйманованың вафатын ишетү бик авыр. Ул иң зәвыклы, иң моңлы, иң тәртипле җырчы, гаҗәеп киң күңелле кеше иде. Аның моңлы итеп җырлавы беркемне дә битараф калдырмады. Ул беркайчан да масаеп, әллә кем булып йөрмәде. Чөнки тавышының Аллаһы Тәгаләдән, әти-әнисеннән килгәнен белеп эш итте. Урыны җәннәттә булсын, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен", – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева. 

 Флёра Сөләйманова  татар җыр сәнгатендә иң моңлы җырчы, дустының 4 баласына кадерле әни буларак тарихта калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига үлем-китем