Җырчы Илвира Хамматова авыр вакытлар кичерә: «Сүзсез калыр идем»
Шоу-бизнес

Җырчы Илвира Хамматова авыр вакытлар кичерә: «Сүзсез калыр идем»

Нәрсә булган?

Татар эстрадасы җырчысы Илвира Хамматова тормыш иптәше белән аерылышкан. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Кызыксынулы сорауларыгызны күрәм! Юк, мин кияүдә түгел - аерылдык. Авыр булды... Тик бу сынауны да күркәм сабырлык белән үтәргә язсын", - дигән җырчы.

Илвира Хамматова аерылышу сәбәбен әйтми. "Мөмкин кадәр "сүзсез" генә калырга теләр идем. Бәлки аңларсыз", - дип кенә җаваплаган ул.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев