Җырчы Ришат Төхвәтуллин өйләнә!
Шоу-бизнес

Җырчы Ришат Төхвәтуллин өйләнә!

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты сөйгәненә тәкъдим ясады.

Кем дисәгез, җырчы Алия Карачуринага! Моңарчы да алар турында имеш-мимешләр йөрде. Тамашачылар бергә пар килүе турында күпме тапкыр комментарийлар язып калдырды калдырды. Әмма Ришат бүгенге көнгә кадәр сер бирмәде. Мәхәббәтен эзләве турында җырлар башкарды.  

- Күпләр җырларда җырланган мәхәббәтемне тизрәк табуымны теләде. Ул һәрвакыт минем янымда иде, - дип яза социаль челтәрләрдә Ришат Төхвәтуллин.

Кияүгә чыгу тәкъдимен ул табын артында ясаган.  

- Ул «әйе» дип җавап бирде. Бу клип төшерү күренешләре түгел! Бу - чынбарлык! Үзебезнең шатлыгыбыз белән уртаклашам, - дип яза җырчы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев