Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зөфәр Билалов ни өчен сәхнәдән киткән?

Бу сорауга Зәйнәб Фәрхетдинова Гадел Әхмәтҗановның "Гадел әңгәмә" тапшыруында җавап биргән.

"Зөфәр абыең: «Юк әле, мин сәхнәгә, гастрольләргә чыкмыйм. Теләсәң, үзең тырышып кара», - диде. Күңелемнең һаман җырдан китә алмаганын белә бит ул", - дигән Зәйнәб Фәрхетдинова.

- Ә хәзер сәхнәгә чыгарга теләмиме?

- Чакырганда җырлый, дуэтларыбызны башкарабыз. Ул бит - җырчы кеше. Барыбер күңелендә, беренче чиратта, җыр аның. Сәхнәдә булмаса да, өйдә баянда уйнап җырлый. Мине үзенә шулай гашыйк иттерде дә инде ул. Укыган вакытта баян күтәреп керә иде дә, «Ал Зәйнәбем»не җырлый иде.

Әлегә Зөфәр үзе җырламаска тели икән, димәк, бу - аның карары. Димәк, аның бүтән эш белән шөгыльләнәсе килә. Дуэтларыбыз туктамас ул, Аллаһ боерса. Җырлар чыгып тора, башкарабыз. «Сөю җыры» дигән җырны башкардык менә. Көтмәгәндә генә репертуарга килеп керде".

Автор:Резеда Галикәева
https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев