Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зөлфирә Шәйдуллина ире Алмазга бәбигә узуы турында ничек әйткән?

«Бик куандык инде! Олы шатлык бит бу!», – дип сөйләде Зөлфирә Шәйдуллина.

Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновның Нәзирә исемле кечкенә кызлары бар. Социаль челтәрләрдә яшь әни бала туачагын ире Алмазга ничек әйткәнен сөйләде.

– Концерттан соң кунакханәгә кайтып кундык. Төнлә үземне бик үк яхшы хис итмәдем. Йөклелекне белү өчен тест алып куйган идем, иртән ул куанычлы хәбәр "ирештерде". Башта Алмазга әйтәсем килмәде. Сөенеч булсын дидем. Шатлыгым йөземә чыккан иде, түзмәдем. Машинада барганда: "Матурым, әйтми түзә алмыйм, мин балага узганмын", - дидем. Дөресен генә әйткәндә, Алмаз сизенгән иде анысы. Тестны да ул алып карарга кушты. Мин әйткәч тә: “Белгән идем аны”, - дип кенә әйтте. Бик куандык инде! Олы шатлык бит ул! Мин бөтен кешегә дә моны телим, – дип сөйли Зөлфирә Шәйдуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз