Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Кичә кредитка машина алдым, банкның минем машинамны залогка алуы гына җитмәгән, өстәп, 200 мең сумлык ДМС (добровольное медицинское страхование — ирекле медицина иминиятләштерүе) полисы рәсмиләштергән. Полис өчен акчаны кайтарып буламы?
Җавап:
– Әйе, акчаны кайтарып була. 2018 елның 1 январеннән алып РФ Үзәк банкының «Ирекле иминиятләштерүнең аерым бер төрләрен гамәлгә ашыру тәртибе һәм шартларына карата минималь (стандарт) таләпләр» турындагы күрсәтмәсенә карата үзгәрешләр үз көченә керде. Әлеге күрсәтмәнең 1 пункты буенча кеше ирекле иминиятләштерү килешүеннән 14 көн эчендә баш тарта ала, бу очракта аңа түләнгән акчасы күрсәтмәдә күрсәтелгән тәртиптә кайтарылырга тиеш.
Нет комментариев