Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Тынычлыгыбызны алалар

Сорауга "ЗАКОНЪ" Адвокатлар Коллегиясе адвокаты Илшат Ришат улы Самиков җавап бирә. Сорау: Күршеләремнең өзлексез ремонт ясавы гаиләмә тиешенчә ял итәргә комачаулый. Әйтегез әле, бу очракта тавышның ни дәрәҗәдә рөхсәт ителүе һәм вакыты турында кагыйдә һәм нормалар бармы? Җавап: Күп фатирлы йортларда фатир ремонты котылгысыз гамәл, чөнки күршеләрне ремонт ясаудан тыю...

Сорауга "ЗАКОНЪ" Адвокатлар Коллегиясе адвокаты Илшат Ришат улы Самиков җавап бирә.

Сорау: Күршеләремнең өзлексез ремонт ясавы гаиләмә тиешенчә ял итәргә комачаулый. Әйтегез әле, бу очракта тавышның ни дәрәҗәдә рөхсәт ителүе һәм вакыты турында кагыйдә һәм нормалар бармы?

Җавап: Күп фатирлы йортларда фатир ремонты котылгысыз гамәл, чөнки күршеләрне ремонт ясаудан тыю мөмкин түгел. Иртәме-соңмы һәр фатирга ремонт ясау ихтыяҗы туа. Иң уңай очракта, фатирында ремонт ясарга җыенган гражданин тавыш комачауларга мөмкин булган күршеләрен йөреп чыгарга, ремонт ясавы турында кисәтергә һәм кемгә кайчан тавышның артык комачау итмәвен ачыкларга тиеш. Сөйләшү нәтиҗәләреннән чыгып, ремонт эшләренең графигын төзергә кирәк.

Шулай ук әлеге мәсьәлә хокук нормалары белән дә тәртипкә салына. 2010 елның 12 гыйнварында Татарстанда "Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында"гы закон үз көченә керде. Әлеге закон нигезендә, эш көннәрендә төнге 22 сәгатьтән иртәнге 6га, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә 22.00дән 9.00 сәгатькә кадәр (законның 2нче маддәсе) тавышланырга ярамый.
Гамәлдәге законны бозучылар ТРның Административ хокук бозулар (төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын бозу) турындагы 3.8 маддәсе нигезендә җавапка тартылалар.

Гражданнарның тынычлыгын һәм төнге тынлыгын бозган өчен гражданнарга, җаваплы һәм юридик затларга кисәтү ясау яки административ штраф салу каралган. Кисәтүдән тыш, гражданнарга - 500 сумнан 1000 сумга кадәр, җаваплы затларга - 5 000нән 10 000 сумга кадәр, юридик затларга 20 000нән 50 000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Ел дәвамында шундый ук гамәлләре кабатланган очракта гажданнарга - 1 500нән 2 000 мең сумга кадәр, җаваплы затларга - 15 000нән 20 000 мең сумга кадәр, юридик затларга 60 000нән 70 000 сумга кадәр административ штраф салына.

Торак биналарда тавыш дәрәҗәсен чикләүләр Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибының 2010 елның10 июнендәге 64нче карары белән расланган "Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар, СанПИН 2.1.2.2645-10" белән ныгытылган. Алар нигезендә, фатирларның торак бүлмәләренә 6дан 22 сәгатькә кадәр үтеп кергән тавышның максималь дәрәҗәсе - 40 дБА, кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр 30 дБА тәшкил итә ала.

Тавышланучы күршеләр белән мәсьәләне хәл итүнең гадирәк варианты - алар белән яхшылап сөйләшү һәм тавышлы эшләрне башкаруны чикләүгә ризалаштыру. Әгәр дә үзара килешүгә ирешү мөмкин түгел икән, полициянең участок вәкилен чакыртып, гариза язарга кирәк. Алга таба полиция хезмәткәре административ хокук бозу турында беркетмә төзи һәм эшне мировой судка җибәрә.

Чаллы шәһәренең мировой судьялары мондый эшләрне еш карый һәм, суд практикасыннан күренгәнчә, җавапка тартылган кешеләр судта үзләренең гаепләрен таныйлар, үкенүләрен белдерәләр һәм суд минималь җәза бирү белән чикләнә, кагыйдә буларак 500 сум күләмендә штраф сала. Башка илләрдә мондый хокук бозулар өчен җәза катырак. Мәсәлән, Хорватиянең Пула шәһәрендә эте бик каты өреп, күршеләренә комачаулаган өчен эт хуҗасына, судның төнлә этнең өрүен тыю турындагы вакытлы карарын бозган очракта, 2 800 евро күләмендә штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев