Җырчылар гаиләсендә кайгы
Бу хакта җырчы Вилдан Шәмсетдинов хәбәр итте.
Гөлназ Асаеваның ире, җырчы Вилдан Шәмсетдиновның якын кешесе вафат булган.
«Братым минем… Без – Аллаһы Тәгалә кулында, һәм ахыр чиктә, барыбыз да Аллаһы Тәгалә янына кайтачакбыз», – дип язган ул, яшь кенә бер егетнең фотоларын сторисларына куеп.
Вилдан Шәмсетдинов белән Руслан бик якын дус булганнар. Вилдан аның белән бергә төшкән балачак фотоларын да урнаштырган. Руслан да җыр, музыка белән шөгыльләнгән. Җырчы якын кешесенең үлеме сәбәбен хәбәр итмәгән. Үзен бу темага борчымауларын гына сораган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев