Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәрдә үтәчәк чаралар

Бүгеннән Чаллының мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьлары эшли башлады

Чаллының мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьлары балаларны кабул итәргә әзер инде. Җәй көне 49 уку оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 49 хезмәт һәм ял отрядлары оештырылачак. Шулай ук «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» һәм «Жемчужина» санаториендә лагерьлар оештырыла.

Шәһәр читендәге җиде лагерьның алтысы һәм 43 мәктәп яны лагеры балаларны ял итүгә кабул итү өчен Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик нәтиҗәләрен алды.

«Жемчужина»да бу атнада лаборатор тикшеренүләр үткәреләчәк һәм эксперт бәяләмәсен алачак. Шәһәр читендәге лагерьларның үзенчәлекләре, хезмәт күрсәтүче персоналны әзерләү буенча нечкәлекләре бар. Без лагерь башлыклары, медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр өчен дә аерым семинарлар уздырачакбыз», - диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев лагерьларның азык-төлек блогын да, балалар белән эшләячәк хезмәткәрләрне дә җентекләп тикшерергә кирәклеген ассызыклады. “Билгеле бер авырулары булган гражданнар кухняга кертелергә тиеш түгел. Сәламәтлек турындагы белешмәләрне теләсә кайда алып була хәзер. Санитар кенәгәләрен тикшерү мәҗбүри, ковид белән бәйле анализлар актуаль булырга тиеш”, – диде ул.

Наил Мәһдиев балалар лагерьлары белән булган барлык сорауларны Илгизәр Бариевка үз җаваплылыгы астына алырга кушты.  Быел барлыгы 19 065 укучының ялын оештыру планлаштырыла. Аларның 10 800 мәктәп яны лагерьларында, 1000 – ял һәм хезмәт лагерьларында, 954 –  муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары өчен шәһәр читендәге лагерьларда, 2 250 –коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары өчен шәһәр читендәге лагерьларда, 4 061 – профильле сменаларда ял итәчәк. Моннан тыш, 2021 елда авыр тормыш хәлендә калган 480 баланың ялы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар