Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәрдә үтәчәк чаралар

Күршеләр күңел ачты

Соңгы елларда шәһәрдә күркәм традициягә әверелгән комплексларда яшәүчеләр бәйрәме - "Күрше көне" старт алды.

Мондый аралашу күрше-күлән белән очрашып танышу, уртак тел табу өчен менә дигән форсат.

Башлап бәйрәм 36нчы комплекста яшәүчеләр өчен үткәрелде. Яңа микрорайонда яшәүчеләр бәйрәмгә бик теләп җыелыштылар. Бергәләп чәй эчү, кыр кухнясында пешерелгән тушенка белән карабодай боткасын авыз итү шәһәрдәшләр күңеленә хуш килде.

Балаларның битләренә махсус буяулар белән рәсемнәр ясадылар, хәтта бәйрәм кәефе өстәү өчен экспресс-чәчтарашханә дә эшләде. Төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашу белән бергә, махсус сәхнәдә үз осталыгыңны күрсәтү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган иде. Теләгән һәр кеше - олысы-кечесе җырлап-биеп, нәфис сүз сөйләп бүләкле булды. Күршеләр бәйрәмен "Прибрежный-2" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Светлана Тарасова алып барды, үзе дә җырлап күрсәтте.

Кичә шундый күңелле бәйрәм "Мәләкәс аръягы", "Кызыл Чаллы" һәм 18/22 йортында яшәүчеләр өчен оештырылды. 19 майда - 60нчы, 26сында 37нче комплекста яшәүчеләр "Күршеләр" бәйрәмендә күңел ача ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев