Яңалыклар тег белән яңалыклар
-
КВН командалары көч сынашачак
16 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында төрле төбәкләрдән җыелган 10нан артык КВН командасы көч сынашачак.
-
Чаллының Татар дәүләт драма тетры акчалата сертификат отты
Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры 600 меңлек сертификат ияләре булды. Әлеге акча Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капкалар” пьесасы буенча спектакль куюга тотылачак.
-
Раскольников һәм Марат Юсупов урамнары киселешендә вакытлыча светофор эшләмиячәк
Бүген сәгать 13.00гә кадәр электр энергиясен сүндереп тору сәбәпле, Раскольников һәм Марат Юсупов урамнары киселешендә вакытлыча светофор эшләмиячәк.
-
Киләсе атнада 3 көн ял көтә
12 июньдә Россиядә көне шимбәгә туры килү сәбәпле, бәйрәм ялы дүшәмбегә, 14 июньгә күчерелә.
-
Шәхси күргәзмә эшли башлады
Шәһәребезнең Экология һәм табигать музеенда “Кабатланмас Алтай” исемле фотолар һәм картиналардан торган шәхси күргәзмә эшли башлады.
-
М.Мишустин белән Р.Миңнеханов электробуста йөреп карадылар
Бүген РФ Правительство председателе Михаил Мишустин ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең бүлекчәләрендә булдылар.
-
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Чаллыга эш сәфәре белән килде
Премьер-министр Михаил Мишустин Идел буе федераль округы төбәкләре буенча эшлекле сәфәр кыла.
-
«Татар-информ» 2021 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча иң еш искә алына торган басма булды
«Медиалогия» белгечләре әзерләгән рейтинг мәгълүматлары шуны раслый. Икенче урында «Бизнес-online» электрон газетасы, өченче урында – «Реальное время».
-
Тәҗрибә уртаклашырга - Түбән Камага
Чаллының территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре (ТИҮ) Татарстан Республикасы ТИҮләре конференциясендә катнашты. Ул Түбән Кама шәһәрендә узды.
-
Наил Мәһдиев: “Шәһәрне үстерү һәм зур сәнәгать үзәге итү өчен социаль өлкәне ныгыту кирәк”
Бүген шәһәребездә ТРның Дәүләт Советы Комитетының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча күчмә утырышы булып үтте. “Яр Чаллы шәһәре мисалында моношәһәрләрнең үсеше” дигән теманы комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин яктыртты.
-
Телевизорлар җитештерүгә 250 млн сум заем бирелә
Моношәһәрләр фонды Чаллының “Хайер Индастри РУС” компаниясенә 250 млн сум заем бирә. Бу акча телевизорлар җитештерүгә һәм әзер продукция склады төзелешенә тотылачак.
-
Мэр Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасы заводында булды
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев “Яр Чаллы” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшләүче “ТЭСК” предприятиесендә булды.
-
Чаллы мэры праймеризда катнашты
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев РФ Дәүләт Думасына депутатларны алдан сайлауда катнашты.
-
Мишустин килә
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 3 июньдә Чаллыга килергә планлаштыра.
-
Өченче чиратка – 53 миллион
“Гренада” паркын төзекләндерүнең өченче чиратына 53, 85 миллион сум акча кирәк.