Шулай ук телеканалны төрле яшьтәгеләрдәге караучылар саны да арту ягында.
«ЮВТ-24» телеканалы эшли башлаганнан бирле аның аудиториясе күзгә күренеп арткан, бу 25%ны тәшкил итә.
Телетапшыруларны карау графигыннан күренгәнчә, тамашачыларны республиканың көньяк-көнчыгыш ягында булган яңалыклар гына түгел, ә бөтен Татарстан буенча хәбәрләр кызыксындыра.
Сүз уңаеннан: 2021 елның 10 февралендә “Әлмәт-ТВ” телеканалы базасында “ЮВТ-24” телеканалы ачылган иде. Бу вакыттан башлап әлеге телеканал Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында булган барлык хәбәрләрне яктыртып торучы үзәк буларак уңышлы гына эшләп килә. Телеканал “Татмедиа” мәгълүмати агентлыгының Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Лениногорск филиалларын бергә берләштереп тора.
Нет комментариев