Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Алмаз Хәсәнов әти булырга җыена!

Җырчы Алмаз Хәсәновның шәхси тормышында күңелле яңалык көтелә. Тиздән Хәсәновларга ләкләк киләчәк! - Декабрь аенда әти булырга җыенам, Алла теләсә. Табиблар малай туачак, диде. Тормыш иптәшем Рима үзен яхшы хис итә. Хәзерге вакытта Бәширә апа белән Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрибез. Бу якларда бик күп кар яуган, кыш җиткән! Бәширә апа...

Җырчы Алмаз Хәсәновның шәхси тормышында күңелле яңалык көтелә. Тиздән Хәсәновларга ләкләк киләчәк!


- Декабрь аенда әти булырга җыенам, Алла теләсә. Табиблар малай туачак, диде. Тормыш иптәшем Рима үзен яхшы хис итә. Хәзерге вакытта Бәширә апа белән Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрибез. Бу якларда бик күп кар яуган, кыш җиткән! Бәширә апа белән концерт куя башлагач, безнең турында төрле гайбәтләр йөри башлады. Ләкин безне бары тик дуслык җепләре генә бәйли. Бәширә апа белән аңлашып, матур гына эшлибез, Аллага шөкер, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алмаз Хәсәнов.


Алмаз тормыш иптәше белән Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркемендә танышкан булган. Рима - биюче, "Сәйдәш" бию төркемендә эшли, мәктәптә дә укыта. Алмаз белән Рима 2 ел очрашып йөргәннән соң узган елның декабрь аенда гаилә корды. Яшь гаилә Казанда яши.

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64218http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64218-b%D3%99shir%D3%99-nasyiyrova-bel%D3%99n-eshl%D3%99%D2%AFche-almaz-h%D3%99s%D3%99nov-%D3%99ti-bulyirga-%D2%97yiena.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев