1 декабрьгә кадәр салымнарыгызны түләгез!
Көн темасы

1 декабрьгә кадәр салымнарыгызны түләгез!

Шәһәребездә бүгенге көндә салымнарның нибары 251 млн. сумы ягъни 30% ы гына түләнгән. Бу хакта салым инспекциясе җитәкчесе Лилия Гатина хәбәр итә. Барлыгы әлегә 164 млн. сум транспорт салымы, 72- милек һәм нибары 15 млн. сум җир өчен салым түләнгән. Лилия Гатина сүзләренә караганда, узган ел бу вакытта 34% түләнгән...

Шәһәребездә бүгенге көндә салымнарның нибары 251 млн. сумы ягъни 30% ы гына түләнгән. Бу хакта салым инспекциясе җитәкчесе Лилия Гатина хәбәр итә. Барлыгы әлегә 164 млн. сум транспорт салымы, 72- милек һәм нибары 15 млн. сум җир өчен салым түләнгән. Лилия Гатина сүзләренә караганда, узган ел бу вакытта 34% түләнгән булган. Әллә ни зур аерма юк, ләкин бөтен салымнарны да 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү мөһим. Ягъни, күрсәтелгән вакытта, шәһәр казнасындагы акча күләме 830 млн. сумга артырга тиеш.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев