Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 июнь көнне шәһәребездә нинди бәйрәм чаралары көтелә? (программа)

Бүген 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан шәһәребезнең Г.Тукай исемсендәге яр буе паркында, шулай ук мәдәният учреждениеләрендә күп кенә бәйрәм чаралары оештырылачак. Бу көнне балалар, аларның ата-аналары өчен төрледән-төрле концертлар, театральләштерелгән тамашалар, мастер-класслар, асфальтта рәсем ясау кебек уеннар, конкурслар үткәреләчәк.

Бүген, сәгать 9.30да, “Энергетик” мәдәният сарае янында “Балачак – ул син һәм мин” дип исемләнгән бәйрәм программасы булачак. Моннан тыш асфальтта рәсем ясау конкурсы да оештырылачак.

Сәгать 10да Балалар иҗаты мәктәбе мәйданчыгында Шәһәркүләм рәсемнәр фестивале үтә. Моннан тыш балалар “Бәхетле балачак дөньясы” бәйрәмендә дә катнаша алачак.

Сәгать 10нан 12гә кадәр Энтузиастлар бульварында кечкенә шәһәрдәшләребез өчен “Минем дөньям” дип исемләнгән программа оештырылачак.

Сәгать 11дә Тукай исемендәге яр буе паркында “Балачак шәһәрчеге” дип аталган бәйрәм чарасы үтә. Чараның рәсми өлешендә җыелган кунакларны бәйрәм белән шәһәр җитәкчеләре котлап китә. Аннары исә балаларны концерт программасы, төрле уеннар көтәчәк. Бәйрәмдә шулай ук кеше буеннан да олырак булган курчаклар, олы-олы аюлар бию дә көтелә. Монда шулай ук балалар өчен төрле карусельләр, батутлар, аттракционнарга бушлай булган билетлар уйнату да каралган.

Сәгать 11дән 13кә кадәр “Кызыл Тау” мәдәният үзәге (Чулман проспекты, Урман тукталышы) коллективы чыгышы көтелә. 11.30да исә “Эврика” үзәге мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен күңел ачу программасы оештыра.

Сәгать 12дә исә Җиңү паркының кече сәхнәсендә Балалар театраль мәктәбе коллективы уеннар программасы тәкъдим итәчәк.  

Сәгать 12дән 18 сәгатькә кадәр Җиңү паркында “Капитошка” дип исемләнгән бәйрәм үтәчәк. Бу көнне «Биссеринки», «Бурундучки», Lil Ballerine балет мәктәбе, «Либерта» театры, мода мәктәбе, «Планка мьюзик», «Модно» эстрада вокалы мәктәбе, Underground Rock School рок мәктәбе, «Европа плюс» һәм и цирк артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук парк территориясендә махсус мәйданчыклар да оештырылачак. Монда шәһәрдәшләребез балалар табибларыннан бушлай консультация ала алачак. Ата-аналар ортопедка, аллергологка, психологка, травматологка, педиатр һәм стоматологка үз сорауларын бирә алачак. Шулай ук махсус белгечләрдән балалар лагерьлары турында да мәгълүмат алып булачак.  

Сәгать 13тә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял итү паркында да бәйрәм чарасы оештырылачак.    

Сәгать 13тән 15 сәгатькә кадәр картиналар галереясы мәйданчыгында балалар өчен бию конкурслары үтәчәк.

17-19 сәгатьләр аралыгында Җиңү паркының кече сәхнәсендә шулай ук балалар өчен программа оештырыла.

17 сәгатьтә исә шул ук Җиңү паркында #ПростоТанцуй! дип исемләнгән социаль-мәдәни проектының 5нче юбилей сезонының ачылыш тантанасы үтә. Программада: рәсми ачылыш, мастер-класслар, иҗат номерлары һәм башкалар.

18 сәгатьтә исә ЗЯБ бистәсенең «Тридевятое царство» скверы территориясендә “Исәнме, җәй” дип исемләнгән концерт программасы оештырылачак.     

Бәйрәмнәргә рәхим итегез!        

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация