Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ахыры яман тәмамланды. Чаллыда куркыныч янгын булды (+фотолар)

Якшәмбе көнне кичке сәгать 6 тирәсендэ 20/02 йортының 4нче катында янгын чыга. Аннары ут 5нче катка күтәрелә. Яр Чаллы шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән сорау алучысы Рамил Кашапов янгын тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлый. Янгында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде.

Янгын чыккан фатир хуҗасы тәртипсез тормыш алып барган. Күршеләре әйтүенчә, хатыны, улы аны ташлап киткәннәр.
– Ул тагын да ныграк эчәргә тотынды, – ди күршесе Валентина Данилова. – Без күп еллар инде дары мичкәсендә утырган кебек яшәдек. Фатирына гел эчкечеләр килә иде, төннәрен кычкырышалар, сугышалар иде. Күп тапкыр полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек. Ахыры шулай буласы көн кебек ачык иде.
Коммуналь хезмәтләр өчен еллар буе түләнмәгән бурычы булганлыктан, аның утын, газын, суларын сүндереп киттеләр, канализациясе эшләмәгән.
– Аның унитазы тыгыла да ул балконында, өендә төрле җирдә туалетка йөрде. Инде ничә ел интектем шуның белән, – ди җыештыручы Нурлыгаян Рахматуллина. – Иптәшләре подъездда йоклый, шунда йомышларын үтиләр, ә чистартырга тагын миңа. Идарә итүче компаниясе дә, полиция хезмәткәрләре дә аның нинди кеше икәнлеген белә иделәр.
Лидия Донклогованың фатиры 5нче катта. Аның фатиры да янган. Бу вакытта хуҗабикә кухнясында аш пешергән. 
– Башта төтен исе чыкты, – ди ул. – Карасам, балкон астыннан ялкын үрмәли. Тиз генә чиләккә су агызып, балконга сибәргә тотындым. Газны, телевизорны сүндердем. Бик каты яна башлады, икенче бүлмәгә чыгып тәрәзәне ачтым. Кухням  дөрләп яна башлады. Аннары яланаяк, өстемдәге халат белән генә чыгып чаптым.
Лидия Донклогова астма белән авырый, тавышы әле һаман да карлыккан, чәчәләре дә бераз янган.
– Кухня белән залга яңа гына ремонт ясап бетергән идек. Кыйммәтле җиһазлар алдылар. Бернәрсә дә калмады, – дип сөйли аларның кызы. – Моны яңадан торгызу өчен күпме акча кирәк булачагын да төгәл генә әйтә алмыйм. Әти белән әни пенсионерлар.
Бу кешеләргә акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, Лидия ханымның номерын безнең редакциядән белешә аласыз.
Башка фатирлар судан зыян күрде. Галина Лошкареваның фатиры 3нче катта. Ул да ире белән ике ел элек кенә яхшы ремонт ясаткан булган. Хәзер идән паркеты күтәрелгән, обойлар салынып төшкән, түшәмнәрдән су ага. Хуҗабикә сүзләренчә, монда тубыкка кадәр су булган. 
– Кухня гарнитурының ишекләре бүрткән, ул хәзер бөтенләй эшкә яраксыз. Аны чыгарып атарга гына калды. Икенче атнада иремнең юбилее була, шуңа дип тырышып ясаган идек. Менә ничек килеп чыкты бит, – дип елый Галина ханым. – Түшәмнәре соңгы ике ел эчендә өч тапкыр алыштырдык инде, гел батырды ул безне.
– Башта без аны җәлләп гел ашыгыч ярдәм машинасын чакырта идек. Хатынына шалтыратып тордык, ахыр чиктә ул номерын үзгәртте. Соңыннан кул селтәдек, кеше үзе үзгәрергә теләмәгәч, бернәрсә дә эшли алмыйсың, – дип сүзгә кушылды Анастасия Фальковская.
Күршеләре әйтүенчә, янгын килеп чыккан фатирның хуҗасы газ баллоны куллана торган булган. “Бәхеткә каршы,  янгын вакытында газ баллоны шартламады, буш булгандыр, бәлки. Ул шартласа, янгын нәтиҗәләрен күз алдына китерергә дә куркыныч”, – ди йортта яшәүчеләр.
Беренче катта яшәүчеләрнең дә фатиры тулы су. “Су торбалары пластик бит. Кызудан эределәр һәм алардан каты гына су акты. Ике сәгать авария бригадасын чакырта алмыйча тордык. Шуңа да бөтен подъездны су басты”, – диләр беренче каттагы фатир хуҗалары.
Күрше подъездда яшәүче Алмаз исемле ир 4нче каттагы фатир хуҗасына өч тапкыр кергән, янгыннан алып чыгарга теләгән. Тик ул өен ташлап китмәгән.

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация