Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автобуслар булачак...

Шәһәр хакимияте һәм “КАМАЗ-лизинг” арасындагы низаг “НефАЗ” автобусларын маршрутлардан алып, автогигантка кире кайтару белән тәмамланды.

Билгеле инде бу беренче чиратта җәмәгать транспортында йөрүчеләрне борчуга салды. Социаль челтәрләрдә автобусларның юкка чыгуына нәфрәт белдерүчләр дә күп, “Газель”ләрне мактаучылар да җитәрлек. Халыкны йөртүне оештырылуын тикшерү максатыннан, башкарма комитет, транспортчылар һәм матбугат чаралары белән күчмә киңәшмә уздырды.
Журналистларны кызыксындырган сорауларга шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков, транспорт бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Максим Парамонов, “Пассажирские перевозки” предприятиесе генераль директоры Николай Тятюшкин җавап бирде. 
Маршрут халык тарафыннан күп шикаять килгән “Автостанция”, “21 квартал”, “Пединститут” һәм “7 нче бистә” тукталышлары аша узды. Без автостанциягә барып җиткәндә кичке 5нче ярты иде. Әмма пассажирлар арасында этеш-төртеш булмады, тукталышка бер-бер артлы “Газель”ләр килеп торды. Салават Ситдыйков әйтүенчә, маршрутлардан зур автобуслар алынгач, транспорт бүлеге хезмәткәрләре һәр көнне иртәнге 5тә мониторинг үткәрәләр. Белгечләр линиягә тиешле күләмдә транспорт чыгуын тикшерәләр. Аннары шикаятьләр булган урыннарга барып, андагы хәл белән танышалар. “Кимчелекләр булгалый. Без андый маршрутларга өстәмә маршруткалар бирәбез. Гадәттә иртәнге 7 белән 8 арасында тукталышларда кеше күп була. Без шул вакытта транспорт санын арттырабыз. Кечкенә автобусларның интервалы бик аз. 10 минут эчендә тукталышлардан кешеләр кирәк җирләренә утырып китә”, -ди ул. 
“Социаль челтәрләрдә кешеләр Фоменко урамы буенча китә алмыйбыз дип зарланган иделәр. Бүген иртәнге 6 сәгать 5 минутта шунда килдек. Автобуслар бар. 5 минут эчендә 3 – 9лы, 2 -13ле, 2-12 һәм 2-26нчы маршрут автобуслары килде. Бу начар түгел”, - ди Парамонов. 
Бер социаль челтәрдә “КамПИ” тукталышында 40 кеше торган видео пәйда булган иде. Җитәкчеләр моңа җавап итеп, тукталышта гади пассажирлардан тыш, вахта көтүчеләр дә булуын әйттеләр. 
Тятюшкин компаниясе дә халыктан кергән шикаятьләрне игътибарсыз калдырмый. “Шикаятьләрне тикшерәбез. Соңгысы бер бала “Уют” кафесы тукталышында автобус баскычыннан егылган, автобус киткән. Моны хәтта Мәскәү газетасына да яздылар. Әйдәгез карыйк, микроавтбус машинасы баскычыннан ничек егылып була. Анда машина йөртүченең гаебе бармы? Мин ул машинаны таптым. Әмма машина йөртүчене җаваплылыкка тарту яисә эштән җибәрергә сәбәп юк. Мин һәр көнне инструктаж үткәрәм, һәр очрак тикшерелә. Безнең шоферлар тикшерү эшендә минем катнашудан бик куркалар”, - диде Тятюшкин.
Бу көннәрдә “Газель”ләрдә эшләүчеләрнең эше дә, җаваплылыгы да артты. Шуңа күрә компания “Электротранспорт” МУПтан киткән автобус йөртүчеләрне үзләренә эшкә алырга әзер. Расчет һәм хезмәт кенәгәсе алгач, теләге булган шоферлар пассажирлар йөртүче шәхси предприятиеләргә эшкә урнаша алалар. 
Без булган тукталышларда җәмәгать траспорты эшенә канәгатьсезлек белдерүчеләр очрамады. Шулай да балалы кешеләр һәм физик мөмкинлелкәре чикле шәһәрдәшләр өчен түбән идәнле, зур автобусларның уңайлылыгы бәхәссез. “Зур автобусларда банк картасы белән дә исәп-хисап ясарга була иде”, - ди шәһәрдәшебез Марат Сафин. 
Тик “НефАЗ”лар шәһәр урамнарына якын арада гына чыкмаячак. Шулай да борчыларга урын юк. Шәһәр җитәкчеләре кул кушырып утырмыйлар. Шушы көннәрдә Сидоровка бистәсеннән Кою заводына кадәр 35 А маршрут буенча трамвайлар йөри башлады. Бүгенге көндә халыкны барлыгы 83 трамвай йөртә. Алар көненә уртача 50 мең кешене кирәк җиренә илтеп куя. Шәһәрдәшләр алар эшеннән канәгать. “Җылы, иркен. Банк картасы белән түләсәң 2 сумга арзан да”, - ди шәһәрдәшебез Зилә Габидуллина. 
Моннан тыш, маршрутларга уртача зурлыктагы автбусларны сатып алу мәсьәләсе буенча эш башланган. “Уртача зурлыктагы автобусларны Ульяновскида, Минскийда чыгаралар. Бу юнәлештә без шәһәр җитәкчеләре белән бергә эшлибез. Арткы мәйданда түбән идәнле 72 МАЗ алырга җыенабыз. Алар инвалидлар һәм балалы кешеләр өчен уңайлы булачак”, - диде киләчәккә планнары турында Николай Тятюшкин.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация