«Бакча – 2021» ярминкә-күргәзмәдә шәһәрдәшләребез үз экспозицияләрен тәкъдим иттеләр
Көн темасы

«Бакча – 2021» ярминкә-күргәзмәдә шәһәрдәшләребез үз экспозицияләрен тәкъдим иттеләр

Казанда «Бакча – 2021» дип аталган авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзмәсе үтте. Биредә шәһәребез бакчачылары да катнашты.

Күргәзмәгә биш бакчачылык ширкәте («Гидростроитель-1», «Гидростроитель-2», «Виктория», «Бережок», «Энергетик») рәисләре «Безнең заман бакчасы» дип аталган экспозиция тәкъдим итте.


– Әлеге күргәзмәдә ел саен катнашабыз. Якынча, 1 ай әзерләндек. Экспозициябезнең озынлыгы – 12 метр. Ул иң озыннарның берсе, – дип уртаклашты Чаллы шәһәре бакчачылык ширкәтләре Ассоциациясе җитәкчесе Виталий Быков. – Бирегә шәһәребез бакчачыларының үз продукциясе генә куелды: бәрәңге, ташкабак, кыяр, патиссон һәм башкалар. Безнең уңышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та югары бәяләде. «Афәрин! Алга таба да шулай дәвам итегез!», – диде республика башлыгы.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев