Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларга - 10ар мең сум

Россия Президенты Владимир Путин “Балалы гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган түләү турында” указга кул куйды. Ул россиялеләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. РФ, ТР һәм шәһәребездә әлеге указны тормышка ашыру буенча эш башланды. Пенсия фондының җирле бүлекләре 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәр кешеләрдә гаризалар кабул итә башлый.

РФ Пенсия фондының Чаллы идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов әйтүенчә, 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә гаризаны мөстәкыйль тутырырга  кирәкми. “Гаризалар фондта булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә формалаштырылып, ата-аналарның шәхси кабинетлары буенча Дәүләт хезмәтләре порталында таратылган. Түләүне башкаруы өчен ата-аналарга мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә һәм эшкәртүгә ризалыгын расларга гына кирәк”, - ди ул. 
Әгәр дә ата-аналар моңа кадәр түләүләр өчен мөрәҗәгать итмәгән булсалар, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Гаризалар 15 июльдән башлана һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр барачак.
Акча мөрәҗәгать итүчеләрнең счетларына, банк карталарына 16 августтан күчерелә башлый. Чаллыда 10 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләүне 98 мең бала алыр дип фаразлана. 
Әлеге түләүгә түбәндәге категориядәге кешеләргә бирелә:
✅ 6-18 яшьлек бала тәрбияләүче ата-ана, опекун, попечитель. Балаларга агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш. 
✅ Төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәр физик мөмкинлеләре чикле кеәеләрнең ата-аналары, опекуннары һәм попечительләре. кешеләрдә гаризалар кабул итә башлый. 
✅18 яшькә кадәрле мәктәптә яисә махсус интернатларда яшәүче физик мөмкинлекләре чиклеләр.
✅ Пособие алу өчен төп шарт: балаларның, ата-аналарның, опекуннарның һәм  бала алучыларның Россия гражданнары булуы һәм илебездә яшәве. 
✅ Гаиләдә сәламәтлеге буенча проблемалы 6-18 яшьлек берничә бала булса, аларның һәрберсенә 10 ар мең сум пособие түләнә.  
✅Әлеге пособия түләгәндә гаиләнең кереме исәпәк алынмый.  
✅ Гаиләдә пособиегә хокуклы берничә бала булса, аларга гомуми бер генә гариза тутырыла. 
Бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум түләү буенча сораулар туса, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

 

Зөлфия ГАЛИМ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация