Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия” кабул итә

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшли башлады. Республикабызның район-шәһәрләрендә "Бердәм Россия" партиясенең мобиль ижтимагый кабул итү пунктлары сайлаучыларны кабул итә. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы белән халыкны таныштыру максатыннан тормышка ашырыла.

Проект кысаларында партия активистлары һәр көнне республиканың район-шәһәрләренә чыгып, сайлаучылар белән очраша. Шушы көннәрдә алар Актаныш, Минзәлә районнарныда халык белән очраштылар инде. "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, агитататорлар конкурс нигезендә сайлап алынган. Өстенлек юристларга бирелгән. Агитаторлар командасы тренинглар да үткәннәр.

Татарстанның һәр кешесе "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктларына килеп үзләрен борчыган сорауларга җавап алып, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз тәкъдимнәрен җиткерә ала. Киләчәктә "Бердәм Россия"леләр алар нигезендә Думадагы эшчәнлекләрен алып барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев