Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче боз соңгысы булмасын

Кызганыч, кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар арабызда шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер...

 «Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан...» дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек үзенә тартып та тора. Кызганыч, кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар арабызда шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер...

Көзнең октябрь-ноябрь айларында елга-буаларда боз ката башлау белән, халык боз өстенә ашыга. Балыкчылар балык тотса, бала-чага чана, чаңгы, тимераякта шуа, ә олылар я җәяүләп, яисә машина белән бер ярдан икенче ярга туры юл сала. Ләкин көзге бозның кеше гомере...

Чаллы халкы да беренче бозга битараф калмаган. Күлдә алма төшерлек тә урын калмаган, халык яр буе паркында хоккей уйный инде. “Ата-аналар, куркынычсызлык турында уйламый да, балалар белән бергә бозга чыга. Боз әле җитәрлек калын  түгел, мондый күңел ачу фаҗигагә әйләнергә мөмки», -ди МЧС хезмәткәрләре

Көзге боз беренче карашка гына нык булып күренә, ә чынбарлыкта бик юка һәм олы кешенең генә түгел, балаларның да авырлыгына түзә алмый. Яңа каткан боз иске боздан караңгырак төсле һәм тигез генә юка кар белән капланган булуы белән аерыла. Кыш көне боз 5 градуста - тәүлегенә 0,6 сантиметрга, 25 градуста - 2,9 сантиметрга, - 40 градуста 4,6 сантиметрга ката. Ә көзге бозга бик сак һәм кирәге чыкканда гына керергә ярый.

Ярдан бозга кергәнче игътибар белән тирә-якка карап, барасы юлыгызны һәм кире кайту юлын билгеләгез.

Боз кар белән капланган урыннарда (кар астында ул акрынрак ката) аеруча сак булырга кирәк. Суның барлык урыннарда бозның калынлыгы 10 сантиметр булып, кар астында 3 кенә сантиметр булырга мөмкин.

Су агымы көчле булган урыннарда, шулай ук судан куаклар, камыш, үлән чыгып торган, чишмә агып кергән урыннарда табигый ерганаклар хасил була. Бу урыннарда су бик нечкә боз белән каплана.

Суны үтә күренмәле, зәңгәрсу яки яшькелт төстә, калынлыгы кимендә 10 сантиметр булган боз өстеннән чыгу куркынычсызрак.

Фото: Римма Мөхәмәтҗанова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация