Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Безнең гаиләдә дә шундый ук бәхетсезлек була язды”. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллыда булган коточкыч фаҗигагә тукталды

"Фаҗигадә фәкать өлкәннәр гаепле. Без бәхетсезлек килгән гаиләгә рухи, матди ярдәм күрсәтербез, әмма балаларны кире кайтарып булмый», – диде шәһәр мэры.

4 августта шәһәребездә фаҗига булды. Яңа шәһәрнең 43нче бистәсендәге бер йорттагы бер бүләмәле фатирдагы янгын чыгу нәтиҗәсендә, 4,5 һәм 2,5 яшьлек бала һәлак булды.  Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов белән фаҗига урынында булды. «Балаларны бер секундка да күз уңыннан җибәрергә ярамый. Алар – безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң зур бәхет. Аны сакларга кирәк. Бу очракта балаларның әниләре кибеткә киткән, әтиләре велосипедта йөрергә чыккан... Фаҗигадә  фәкать өлкәннәр гаепле. Без бәхетсезлек килгән гаиләгә рухи, матди ярдәм күрсәтербез, әмма балаларны кире кайтарып булмый», – диде. 

Мэр әлеге фаҗигагә дүшәмбе киңәшмәсендә дә тукталды. «4 августта булган фаҗига барыбызны да тетерәндерде. Кая гына булсак та, без балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Бәхетсезлек чыккан күп очракларда өлкәннәр гаепле. Моны мин үз тәрҗибәмнән дә чыгып әйтәм. Ике бүлмәле фатирда яшәгәндә, безнең гаиләдә дә аяныч хәл була язды. Кызыма - 7, улым 4 яшь иде. Әниләре аш бүлмәсендә булган. Улыбыз зажигалка алып, үзләренең бүлмәсендә юрган астында кабызган... Газы булмаса да, очкыннан ут чыккан. Юрган, обойлар яна башлаган. Кызым күреп, әнисенә әйткән... Ярый әле тормыш иптәшем өйдә булган, мин эштән кайтканда өйдә төтен исе иде. Мин үз чиратымда балаларга ут белән уйнарга ярамаганын аңлаттым. Билгеле бу очракта гаеп миндә иде. Газы булмаса да, зажигалканы балага уңайлы урында калдырганмын», – диде мэр. 

Шуңа да ул өйдәге көнкүреш әйберләренең барысы да балалар өчен куркыныч икәнлегенә тагын бер кат басым ясады, шәһәрдәшләрне балаларны бер секундка да үзләрен генә калдырмаска чакырды. «Балаларны саклагыз, аларны югалтуны берни белән дә кайтарып булмый», – дип кисәтте ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация