Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөгелмәдә дини лагерь яз көне дә эшли

Язгы каникул вакытында Бөгелмә районының үзәк мәчетендә мөселман балалары өчен дини лагерь ачылган. "Сәлам" дип исемләнгән язгы лагерьга 40лап бала җыелган. Бөгелмәдә дини лагерь оештыру күркәм традициягә әйләнеп бара. Язгы каникулда шунда җыелучы балаларны ислам нигезләренә төшендерәчәкләр, Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Шулай ук программага әхлак һәм тәрбия темасына кызыклы лекцияләр дә...

Язгы каникул вакытында Бөгелмә районының үзәк мәчетендә мөселман балалары өчен дини лагерь ачылган. "Сәлам" дип исемләнгән язгы лагерьга 40лап бала җыелган.

Бөгелмәдә дини лагерь оештыру күркәм традициягә әйләнеп бара. Язгы каникулда шунда җыелучы балаларны ислам нигезләренә төшендерәчәкләр, Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Шулай ук программага әхлак һәм тәрбия темасына кызыклы лекцияләр дә кертелгән.

Оештыручылар балалар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары, кызыклы шәхесләр белән очрашулар да әзерләгән.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев