Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген “Шәһри Чаллы” газетасының туган көне!

Чаллыда татар телендә шәһәр газетасы булдыру турында карар 1990 елның 24 августында кабул ителә. "Чулман-Идел" исеме астында газетаның беренче саны 29 август көнне басылып та чыга. Вакыт үтеп исеме "Шәһри Чаллы"га үзгәртелсә дә татар басмасы 27 ел буена халкыбызга хезмәт итүче, милли мәнфәгатләрне яклаучы, туган телебез, мәдәниятебез, әдәбиятебез, сәнгатебез, тарихыбыз,...

Чаллыда татар телендә шәһәр газетасы булдыру турында карар 1990 елның 24 августында кабул ителә. "Чулман-Идел" исеме астында газетаның беренче саны 29 август көнне басылып та чыга.

Вакыт үтеп исеме "Шәһри Чаллы"га үзгәртелсә дә татар басмасы 27 ел буена халкыбызга хезмәт итүче, милли мәнфәгатләрне яклаучы, туган телебез, мәдәниятебез, әдәбиятебез, сәнгатебез, тарихыбыз, динебез сагында торучы газета булып кала бирә. Шәһәребезнең баш басмасы һәрвакыт алга куелган максатларга, бурычларга тугры: ул туган телебездә халыкка тулы, дөрес мәгълүмат , аң бирә,кешедә игелек, гөманлылык тәрбияли.

"Шәһри Чаллы"ны булдырган, анда төрле елларда хезмәт иткән мөхәррирләргә, журналистларга, хезмәткәрләргә зур рәхмәт.

Ә иң олы рәхмәтебез 27 ел буена тугры калган укучыларыбызга. Заманалар үзгәргән саен кулына үз туган телебездәге газетаны алып укучы шәһәрдәшләребез сез - безнең терәгебез, якын дусларыбыз. Газетага язылу вакытларында ярдәм итүче оешма-предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, ярдәм кулын сузучы барлык фидакарь җаннарга да олуг рәхмәтләребез булсын!

"Шәһри Чаллы" киләчәктә дә укучыларыбызның ышанычын аклар: берсеннән-берсе файдалы, кызыклы, милли рух белән сугарылган язмалар белән сезне сөендерер, дип ышандырабыз!

Газетабызның туган көне белән кадерле милләттәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев