Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бушлай юридик ярдәм көне

25 март көнне Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Татарстанда андый ярдәм РФ Президентының ТРдагы кабул итү, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк җәмәгать кабул итү, ТР Иҗтимагый палатасы кабул, "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләре җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә эш көне дәвамында (8.00дән 16.00гә кадәр) күрсәтеләчәк. "Бердәм Россия" партиясенең...

25 март көнне Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Татарстанда андый ярдәм РФ Президентының ТРдагы кабул итү, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк җәмәгать кабул итү, ТР Иҗтимагый палатасы кабул, "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләре җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә эш көне дәвамында (8.00дән 16.00гә кадәр) күрсәтеләчәк.

"Бердәм Россия" партиясенең башка район бүлекләре җәмәгать кабул итү бүлмәләренең адреслары районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук ТР Юстиция министрлыгы сайтының "Россия юристлары ассоциациясе" бүлегендә һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында урнаштырылачак.

Консультацияләрне ТР Юстиция министрлыгы, ТР прокуратурасы, ТР Конституцион суды аппараты, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлары ассоциациясе әгъзалары үткәрәчәк, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев