Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы алдынгы сафта

Чаллылылар - иртәгәсе көнгә ышаныч белән карау буенча Россия халкы арасында икенче урында

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты 2018 елда Россия шәһәрләре халкының кәефе буенча тикшеренүләргә йомгакясады. Ижевск, Чаллы, Казан, Уфа һәм Севастопольдә яшәүчеләр арасында иртәгәсе көнгә ышаныч дәрәҗәсе иң югары. Тикшеренү эре һәм урта шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге үзләре алып барган тормыштан канәгать булуын күрсәткән. Декабрь нәтиҗәләре буенча үз тормышыннан тулысынча яки нигездә канәгать булган кешеләрнең өлеше 82% тәшкил итә (Җавап биргәннәрдән).

Тикшеренү күрсәткәнчә, соңгы вакытта Россия тарафыннан сыналган икътисадый кыенлыкларга карамастан, иртәгәсе көнгә ышаныч шактый югары дәрәҗәдә саклана. Декабрь нәтиҗәләре буенча тулысынча яки нигездә үз киләчәгенә ышанган кешеләр 63%ны тәшкил иткән. Бу, гомумән алганда, тулы ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк (62%), шулай ук 2017 ел белән чагыштырганда (62%) артыграк. Икенче яктан, әлеге күрсәткеч 2014 елда ирешелгән рекордлы күрсәткечтән шактый түбән. Ул чакта тикшеренүдә катнашучылар арасында иртәгәсе көнгә тулысынча яки нигездә ышанучылар саны 66%ны күрсәткән.

Киләчәктә үз предприятиеләренә иң югары ышаныч дәрәҗәсе Ярославль, Грозный, Төмән, Красноярск һәм Новокузнецк шәһәрләрендә билгеләп үтелә. Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2018 елның декабре күрсәткечләре буенча эре һәм урта шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 73%ы үзләре эшләгән предприятиеләрнең киләчәгенә ышаныч белдерә (сораулар икътисад тармагы белән бәйле булучыларга бирелде). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация