Чаллы кибетләрендә тоз да, шикәр дә бар
Көн темасы

Чаллы кибетләрендә тоз да, шикәр дә бар

Чаллының сәүдә нокталарында сатуга тоз чыкты. Дөрес, хәзер аны элеккечә 10-11 сумга алып булмый.

Бер килограмм тозның бәясе 16 сум 99 һәм 29 сум 99 тиен тора. Кайбер кибетләрдә Соль-Илецк тозының килограммы 30 сум. «Иң мөһиме – булып торсын. Бер килограмм тоз күпкә җитә, 30 сумга да алабыз», – ди лаеклы ялдагы шәһәрдәшебез Айсылу Яруллина. 

Шимбә көнне Татарстан Президенты уздырган киңәшмәдә Чаллыда шикәр комына да кытлык булмавын билгеләп үттеләр. Ярминкәләрдә дә, кибетләрдә дә шикәр бар. Тик бәяләр аерыла. Ярминкәдә шикәрнең 1 килограммы 60 сум булса, кибетләрдә ул 90 сумга кадәр. 

Зөлфия Исләйле.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев