Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мәктәпләрендә азык-төлек блокларын ремонтлый башлыйлар

– Башлангыч мәктәп укучыларының барысы да түләүсез кайнар ашау белән тәэмин ителәчәк. Бу мөһим социаль инициатива. Әлеге хокук проекты, иң беренче чиратта, безнең балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен каралган, – дип сөйләде дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Җитәкче бүгеннән мәктәпләрдә 10 азык-төлек блокларына ремонт башланачагын, шулай ук җиһазлар һәм мебельләрнең дә алмаштырылуын әйтте. Барысы бергә бу эшләргә 117 396, 23 мең акча тотылачак.  
Авария очракларын бетерү һәм күзәтчелек органнарының күрсәтмәләрен башкару өчен шәһәр бюджетыннан 60 млн сум акча бүлеп бирелгән. Сатулар процедурасы үткәрелгән, экономия 5 млн сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге акчалар шулай ук ремонт эшләренә тотылачак.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация