Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы Пенсия фонды ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр хакында хәбәр итә

Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннән бирле 73 сертификат хуҗасы ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр.

Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 2021 елның 11 апреленнән үз көченә кергән ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалану кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр  (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат хуҗасы акчаларны (акчаларның бер өлешен) үзенең булачак тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлткән очракларга  һәм алга таба аларны башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла.

Сертификат хуҗасы капитал акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш. 6 ай эчендә гаилә санап үтелгән вариантларның берсендә сайлый алмаган очракта бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдан соң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә.

Әйтергә кирәк, балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннән бирле 73 сертификат хуҗасы, шул исәптән 2021 елда ике ана, гариза язып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр. Шуларның берсе, фикерен үзгәртеп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды.

2007 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә барлыгы 50 меңнән артык ана капиталы сертификаты рәсмиләштерелгән. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация