Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы йортларына кабат кайнар су бирү туктатыла

Нормативлар буенча, кайнар су бирүне туктатып тору 14 көннән дә артмаска тиеш.

Бүген, ягъни 2 августта, Чаллыда җылылык челтәрләрен сынау чараларының соңгы этабы башланырга тиеш иде. Тик әлегә эшләр киләсе атнага кадәр кичектерелде. Төгәлрәк әйткәндә, торбаларны 9ыннан 22 августка кадәр кадәр тикшерергә ниятлиләр. Төзексезлекләр ачыкланганда ремонт эшләре дә үткәреләчәк. Бу чорда шәһәрнең:

- 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8, 25А, 26, 27, 28, 29, 30 комплексларында тулысынча;
- 7 комплексның - 7/21, 7/23 йортларында; 
- 20 комплекста (20/01, 20/07Б йортларыннан тыш); 
- 21 комплексның - 21/18, 21/7Б, 21/07, 21/15 йортларында; 
- 22 комплексның - 22/01, 22/02, 22/02А, 22/06 йортларында; 
- 23 комплекста (23/05 (1), 23/07 В, Г Д, 23/05 А, В, 23/06 йортларыннан тыш); 
- 47 комплексның - 47/16, 47/17, 47/18, 47/19, 47/20, 47/21, 47/23, 47/25, 47/26, 47/27, 47/24, 47/28 йортларында; 
- 49 комплексның - 49/03, 49/05, 49/06, 49/10, 49/11, 49/15, 49/12, 49/16 йортларында; 
- 52 комплексның - 52/20А, 52/21, 52/23, 52/27, 52/28, 52/29 йортларында; 
- 53 комплексның - 53/07А, 53/21Г, 53/26, 53/27А, Б, В, 53/28, 53/30, 53/42, 53/44 йортларында; 
- 54 комплексның- 54/14, 54/24, 54/24А, Б, 54/28, 54/30 йортларында; 

- 56 комплексның 56/02, 56/07, 56/04, 56/04А, 56/05, 56/24Б, 56/24А-2 йортларында кайнар су булмаячак.

Нормативлар буенча, кайнар су бирүне туктатып тору 14 көннән дә артмаска тиеш. «Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясе белгечләре гидравлик сынауларны тиз арада тәмамлау өчен бар көчләрен куячаклар.

Агымдагы елда торбаларны гидравлик сынау эшләре май аенда башланган иде. Бу хакта биредә укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация