Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы оештыралар

Җиңүчеләр дүрт яшь төркемнәрендә билгеләнәчәк - 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр.

Чаллыда 27 мартта балалар арасында Коръән укучылар конкурсы оештыралар. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге бәйге республика күләмендә 24нче тапкыр үткәрелә. Быел аның географиясе киңәячәк һәм ул катнашучыларны Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән кабул итәчәк.
Җиңүчеләр дүрт яшь төркемнәрендә билгеләнәчәк: 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр. Балаларны китапка карап тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку, яттан тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку һәм мәкам дәрәҗәсенә карап бәяләячәкләр. Һәр яшь төркеме буенча өч җиңүче билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182361/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңарту өлкәннзр үзара салым эшмәкәрлек