Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү программасы

9.00 – Муса Җәлил һәйкәле янында бәйрәм митингы. Монда Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм кадетлар чыгыш ясый. Шул ук вакытта «Ватан-Ана» мемориаль комплексы янында почетлы караул тора башлыйлар.

9.30 – өлкән яшьтәге балалар хоры һәм оркестр чыгышы. 
10.00 – парад. Әлеге чара «Ватан-Ана» мемориаль комплексы янына чәчәкләр салу белән тәмамлана.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районында да уздырыла. 

11.30 – Комсомол районында; 
12.00 – Үзәк һәм Автозавод районнарында. 

Җиңү паркы мәйданчыкларында бәйрәм чаралары уздыру да планлаштырыла. «Солдат боткасы» исеме белән кыр кухнясы реконструкцияләнәчәк. 

Автозавод районында

– «Лавровый венок» һәйкәле янында «Безгә хәтер һәм дан васыять итеп калдырылган» чарасы үткәрелә. Биредә парад уза. Моннан тыш, Советлар Союзы геройлары һәйкәленә һәм бюстларына чәчәкләр кую да оештырылачак.
– Парк сәхнәсендә «Бөек еллар даны бер дә тынмас» исемле бәйрәм концерты уздырылачак.

Үзәк районда
– «Җиңү кайтавазы» шәһәр конкурс-фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Моннан тыш, «Җиңү юллары белән» исемле күчмә күргәзмә дә булдырылачак. «Җиңү өчен!» дип исемләнгән театраль тамаша да куела. 

Комсомол районында

– «Җиңү кайтавазы» фестивале үтә.

Җиңү көнендә шулай ук «Үлемсез полк» йөреше дә булачак. Ул 16.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм исә 17.00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында театральләштерелгән программа белән дәвам итәчәк. Тамаша тәмамлангач, 18.00дән 19.00 сәгатькә кадәр балалар коллективларының бәйрәм концерты оештырылачак.

Соңыннан исә бар Чаллы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясенә кушылачак. 
19.00дән 21.00 сәгатькә кадәр иҗат коллективлары һәм шәһәр башкаручылары катнашында бәйрәм концерты оештырылачак. 

21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация