Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда электромобильләр өчен зарядка җыю станциясе барлыкка киләчәк

Яр Чаллыда электромобильләр зарядкасы өчен станция урнаштырылачак. Ул Open city отеле территориясендә урнашачак.

Санкт-Петербургтан автойөреш кысаларында Portal Energy Питер компаниясе Владивостокка отель администрациясенә электростанцияне тапшырды. Әйтергә кирәк, Яр Чаллы электромобильләр өчен «туклану» урнаштырылган бишенче шәһәр. Зарядка өчен станцияләрне илнең 17 шәһәрендә урнаштырырга планлаштыралар. Моның белән шөгыльләнүче яшьләр үзләре Tesla электромобилендә йөриләр, сәяхәтләрен Instagram битендә урнаштырып баралар. 
Команда 11 июнь көнне Санкт-Петербург шәһәреннән старт алган. Зарядкалы станцияләр инде Тула, Владимир, Түбән Новгород, Чебоксар, Казан шәһәрләрендә урнаштырылган. Алда – Ижау, Пермь, Түбән Тагил, Екатеринбург, Төмән, Ишим, Омск, Новосибирск, Кемерово, Красноярск, Нижнеудинск, Иркутск, Улан-Удэ, Чита, Сковородино, Благовещенск, Хабаровск шәһәрләре. Команда үзләренең сәяхәтләрен Дальнереченск һәм Владивосток шәһәрләре белән тәмамлыячак. 
«Зарядка алу бәясе якынча 1 кВт өчен 6 сумнан 10 сумга кадәр булачак. Мәсәлән, 100 км үтәр өчен 15-18 киловатт электр энергиясе кирәк. Мондый зарядка станциясе сезнең шәһәр читендә бар, ә шәһәрнең үзендә юк», – дип сөйләде Portal Energy компаниясе башкарма директоры Петр Мовчан.
Электромобиль хуҗалары өчен 9 һәм 22 кВтлы ике төр подзарядка тәкъдим ителәчәк. Компания үзе зарядка җайланмалары, шулай ук электромобиль хуҗалары өчен программа һәм мобиль кушымта җитештерә.

Фото: ccv.eu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация