Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә нинди чаралар оештырыла?

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәрнең барлык районнарында бәйрәм чаралары оештырыла.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм программасы «КАМАЗ» мәдәният йорты, «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында 18:00 сәгатьтә, Боровецк чиркәве янында 17:00 сәгатьтә башланачак. 
«Идел буе халыклары уеннары белән танышу» халык-уен программасын «Кызыл тау» мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерли. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. 
«Ромашка на счастье» концерт-күңел ачу программасы М.Бибишев исемендәге паркта оештырылачак. Башлана: 16:00 сәгатьтә
"Минем гаилә" тематик программасы 16:00 сәгатьтә Кереселидзе бульварында оештырылачак. 
Уен программасы Җиңү паркында 18:00 сәгатьтә башлана. 
Мастер-класслар, рәсем конкурсы, гигант дженг һәм твистер уеннарын Энтузиастлар бульварында уйныячаклар. Программа 15:00 сәгатьтә башлана. 
Бу көнне шулай ук IT-парк түбәсендә 17:30да урам музыка культурасы фестивале дә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация