Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда кайсы юлларны ремонтлыйлар?

Быел Тимерчелек заводы боҗрасыннан алып завод корпусларына  кадәрге юлны да ремонтлый башладылар.

Халыклар дуслыгы проспектында, Шамил Усманов урамында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел шулай ук подъезларга керү юллары, шулай ук «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә 650 метр юл төзекләнедереләчәк. 
Халыклар дуслыгы проспектының Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге өлешен 30 августка тәмамларга җыеналар. Моннан тыш, Әҗмәкәй авылы ягына да дүрт полосалы заманча юл төзеләчәк. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Хайер-Әҗмәкәй юлының тиешле дәрәҗәгә җиткерәләчәген әйтте. Соңгы елларда Кытайның «Хайер» компаниясе Чаллыга 19 миллиард сум инвестиция җәлеп иткән. Бүгенге көндә биредәге 4 заводта 1,5 мең кеше эшли. Якын киләчәктә бу сан 5 меңгә җитәчәк. 

Наил Мәһдиев «Хайер» компаниясенең  Россиядәге вәкиллеге җитәкчесе Людмила Романова белән бергә Татарстан Президенты янында булган. Очрашуда «Хайер» сәнәгать паркының киләчәктәге үсеше турында сөйләшенгән.

–  Биредә спорт комплексы, тулай торак, ел азагына бишенче завод төзеләчәк. Бүгенге көндә дүрт завод эшли. Ел саен берәр завод өстәләчәк, – диде мэр. – Бу мәйданда 5 мең кеше эшләячәк. Чаллы кешеләре эшкә уңайлы юлдан йөрергә тиешләр. Әлегә трафикка бәйле кыенлыклар бар. Якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәк. «Хайер» урамында юл эшләре 47 процентка башкарылган. Контракт буенча биредә эшләр 24 октябрьдә тәмамланырга тиеш.

Быел Тимерчелек заводы боҗрасыннан алып завод корпусларына  кадәрге юлны да ремонтлый башладылар. Аның беренче этабына 300 млн сумнан артык, икенче этабына 400 млн сум акча тотылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация