Чаллыда «LADY MAMA - 2020» конкурсы финалы узды
Көн темасы

Чаллыда «LADY MAMA - 2020» конкурсы финалы узды

Финалда 12 кеше катнашты. Кызлар түбәндәге конкурс сынауларын уздылар: конкурсантның тормышын чагылдыручы визитка-презентация; интерактив (сорау-җавап); иҗади номер; кичке күлмәкләрдә дефиле.

Һәр катнашучы, традиция буенча, аерым номинациядә җиңү яулады: «Зирәк әни» - Наталья Стома; "Уңышлы әни" -  Диләрә Поршина; «Спортлы әни» -  Ләйсән Мөхәммәтҗанова; «Учакны саклаучы әни» - Антонина Зиновьева; "Кайгыртучан ана"  -  Юлия Хәйруллина; "Фэшн әни" -  Венера Никифорова; "Матур әни" - Жарова Евгения; "Камил әни" -  Татьяна Кононова; "Илһамлы әни" -  Анна Морозова. 

2 нче вице «Lady МАМА – 2020» Айгөл Сәлахетдинова; 1 нче вице «Lady МАМА – 2020» Люция Хаматдинова булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татьяна Назаровага "LadyМама - 2020" титулы бирелде. Ул шулай ук социаль челтәрләрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тамашачылар симпатиясе призын алды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев