Көн темасы

Чаллыда мини-төягеч йөртүчесе юлда эшләгән хатын-кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте 20 сентябрьдә Татарстан урамы, 29 йорт каршында, ремонт эшләре барган урында килеп чыккан.

Яр Чаллыда мини-төягеч йөртүчесе юл эшчесен бәрдергән. Бу хакта Чаллы шәһәренең дәүләт автомобиль инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 20 сентябрьдә Татарстан урамы, 29 йорт янында, ремонт эшләре барган урында килеп чыккан. 42 яшьлек мини-төягеч йөртүчесе артка барган вакытта, маневрның куркынычсызлыгына инанмыйча, юлда эшләүче 49 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Зыян күргән хатынның балтыр сөяге сынган. Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңарту

Нет комментариев