Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда яңа КИА дилерлык үзәге ачылды

Безнең шәһәрдә тагын бер сөенечле хәбәр:шушы көннәрдә генә яңа Киа дилерлык үзәге ачылды. Ул шәһәр халкында, чыннан да зур кызыксыну уятты

Әлеге үзәкнең ачылу тантанасына чакырылган кунаклар белән беррәттән, әлеге машина маркасын үз итүчеләр дә шактый күп килгән. Сабый балалары белән килгән матур гаиләләрне күрү аеруча  сөенечле булды. Өстәл уеннары, аралашу зоналары һәм фуршет өстәлләреннән тыш, кечкенә балалар өчен дә махсус мәйданчык эшләде.
    Шулай ук, чарага килүчеләр өчен  бүләкләр һәм махсус шоу-программа да әзерләнгән иде.  Төгәлрәк итеп әйткәндә, кунаклар җыр-биюләрдән позитив энергия генә алып калмыйча, ә төрле конкурсларда катнашып, КИА тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә ота алдылар. Кыскасы, монда килгән һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды.
   Шунысын да әйтергә кирәк, чарага килүчеләр өчен махсус фотозонада эшләде. Теләге булган һәркем, әлеге көннең гүзәл мизгелләрен фотода чагылдыра алды.

    Тантананың официаль өлешендә «ТрансТехСервис» оешма җитәкчесе Вячеслав Зубарев һәм KIA Motors президенты Чжон Вон Чжон чыгыш ясады.
“Яр Чаллыда КИА дилерлык үзәге ачылу минем өчен бик зур сөенеч”,- дип сүзен башлады Чжон Вон Чжон.
2018 елның беренче яртыеллыгы безнең өчен бик уңышлы булды.
Без Россия базарында чит ил машиналары арасында беренчелекне беркемгә дә бирмибез. Беренче яртыеллыкта үсеш 30% тан артык булды. Мин, ТТС кебек зур оешманың КИА ны тагын да алга җибәрүенә, чын күңелемнән ышанам. Бераз гына алга китеп шунысын да әйтәм, без Россия өчен әлеге автомобильнең яңа модельләрен  әзерлибез. Алар, беренче чиратта, үзләренең югары сыйфаты белән аерылып тора”,- диде Чжон Вон Чжон.
Вячеслав Зубарев та сүзен килгән кунакларга рәхмәт с
үзләрен җиткерде
“Безне хөрмәт итеп килгән кунакларны күрүемә мин бик шат.  Бүгенге тантана безнең өчен бик мөһим. Ни өчен дигәндә, ТТС ның туган нигезе нәкъ менә Яр Чаллы шәһәре.  КИА маркасы белән тыгыз хезмәттәшлек  итү безнең өчен икеләтә сөенеч. Чөнки KIA Motors, чыннан да, иң алга киткән бренд буларак танылган. Безгә шундый мөмкинлек бүләк иткән өчен, беренче чиратта рәхмәт сүзләремне Чжон Вон Чжонга га җиткерәсем килә. Ә иң зур рәхмәтемне сезгә, хөрмәтле клиентларыма  җиткерәм. Сез безгә ышанасыз, ә без үз чиратыбызда, сезгә әзерләгән товарның сыйфатын көннән-көн яхшыртырга тырышабыз”,- диде оешма җитәкчесе.

 

Яңа Киа автомобиль салоны машиналары белән генә түгел, ә үзенең зәвыклы бинасы белән дә клиентларын җәлеп итә. Ике этажлы бинаның гомуми мәйданы 3197 квадрат метрны тәшкил итә. Бу, беренче чиратта, сатып алучыларның теләкләрен истә тотып эшләнелгән. Салонда КИАның  Rio, Picanto, X-Line, Soul, Sportage, Mohave, Ceed, Cerato, Optima, Stinger, Quoris, Sorento и Sorento Prime маркалары тәкъдим ителгән. Клиентлар өчен, машинаны сатып алыр алдыннан сынап йөреп карау мөмкинлеге дә тудырылган. Өстәвенә, ТТС сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәседә дә беренче урында тора. Клиентлар өчен монда автокредит хезмәте  һәм шунда ук машинаны иминиятләштерү мөмкинлеге дә каралган. Болардан тыш, салонда махсус ремонт мәйданчыгы да бар. Димәк, әлеге марка клиентлары, ышанычлы машина төзәтү урыннары эзләүгә вакытларын сарыф итмичә, туп-туры монда килә ала.

Әгәр сез дә яңа машина алу турында уйланасыз икән, Хәсән Туфан урамы, 3Г адресы буенча урнашкан КИА дилерлык үзәгенә рәхим итегез.

 

 

 

 

На правах рекламы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев