Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга яңа НЕФАЗ автобуслары кайтты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр бюджетыннан бирелгән 234 млн сум акчага сатып алынган автобусларның яңа партиясен карады.

 «21 автобус сатып алдык, – диде шәһәр җитәкчесе. – Безнең бурыч – шәһәр маршрутларына уңайлы автобуслар җибәрү».  
Чаллылыларны уңайлы  транспорт белән тәэмин итүдә Мәскәү хөкүмәте җитди ярдәм күрсәтә. Хезмәт нәтиҗәсендә Чаллыга 80 автобус кайтты. 
Мэр НЕФАЗ автобусларыннан канәгать. «Россиядә автобуслар җитештерүчеләр күп, инженер-механик буларак, автобусның сыйфатлы булуын раслыйм. Безнең «КАМАЗ» яхшы, заманча автобуслар чыгара. Предприятиенең генераль директоры Сергей Когогинга һәм аның командасына, югары класслы транспорт чаралары җитештергәннәре өчен, аерым рәхмәт. Мин автобус җыю процессын күрдем һәм «НЕФАЗ» заводы продукциясе безне тулысынча канәгатьләндерә дигән нәтиҗә ясадым»,- диде Наил Мәһдиев. 
Шәһәрдәге барлык маршрутларны зур автобуслар белән тәэмин итү өчен барлыгы 250 транспорт чарасы кирәк. 
Яңа автобуслар  техник тикшерү үткәннән соң, маршрутларга чыгачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация