Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы балалары каникулларын файдалы уздыралар

Июль ае уртасында Чаллының күп мәчетләре балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Чөнки аларда балаларның көндезге ял лагерьлары эшли. Мәсәлән, бүгенге көндә "Әбүзәр" мәчете каршындагы лагерьга 40 кыз бала йөри. Ул ун көн барачак. Балалар әдәп-әхлак дәресләре алалар, төрле күргәзмәләрне тамаша итәләр, бассейнда йөзәләр, тәмле ашлар белән сыйланалар. Шулай ук алар логик-интеллектуаль...

Июль ае уртасында Чаллының күп мәчетләре балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Чөнки аларда балаларның көндезге ял лагерьлары эшли. Мәсәлән, бүгенге көндә "Әбүзәр" мәчете каршындагы лагерьга 40 кыз бала йөри. Ул ун көн барачак. Балалар әдәп-әхлак дәресләре алалар, төрле күргәзмәләрне тамаша итәләр, бассейнда йөзәләр, тәмле ашлар белән сыйланалар. Шулай ук алар логик-интеллектуаль уеннарга да җәлеп ителә. Мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин балаларның лагерьга бик теләп йөрүләрен әйтә.

"Тәүбә" мәчетендә берьюлы 42 малай һәм 33 кыз ял итә. Балалар өчен дин дәресләреннән тыш кулинария, төрле көнүреш, бизәү әйберләре ясау күнекмәләре дә бирелә. Биредә ял итүчеләр шәһәрнең ипи музеенда, тропик күбәләкләр күргәзмәсендә булырга өлгерделәр инде. Лагерьны уздыруга мәчет әһелләре булышлык күрсәтә. Алар арасында деҗурлык оештырылган. Балаларга иртән ботка, компот, көндезен төшке аш әзерләнә. Лагерь 27 июльгә кадәр эшләячәк.

"Рамазан" мәчетендә малайлар өчен ун көнлек лагерь 11 июльдә эшли башлады. Биредә гарәп телен өйрәнү, дин дәресләренә өстәп электротехника, астрономия буенча да мәгълүматлар бирәләр. Янәшәдәге мәктәп стадионында спорт уеннары үткәрелә. Лагерьга көн саен 16-17 бала йөри. Ә мәчет кызлары Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләүче "Хәзинә" мәктәбендә ял итәләр.

Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә 17 июльдә малайлар өчен оештырылган лагерь үз эшен төгәлләде. 18 июльдән биредә кызлар төркеме ял итә. Программа бер атнага исәпләнелгән. Шулай ук ун көнлек кызлар лагеры "Туфан" мәчетендә уңышлы эшли.

Шәһәрнең "Нур-Ихлас", "Чишмә" мәчетләрендә дә лагерьлар уздыруга әзерлек эшләре бара.

Димәк, мәчетләр каршындагы көндезге лагерьларда ял итәргә теләүчеләр һич тә ялгышмаган. Алар вакытларын бик тә файдалы уздыралар.

Рәсемнәрдә: "Әбүзәр" мәчетендә кызлар дин дәресендә; "Ихлас" мәчетендә ял итүче малайлар төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев