Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы шәһәре «Җир сәгате» акциясенә кушыла

Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр узачак. Акциянең девизы - «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт». Акция һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең планета масштабында энергия һәм ресурсларны саклау, экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын чишүдә теләктәшлекне...

Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр узачак.

Акциянең девизы - «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт». Акция һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең планета масштабында энергия һәм ресурсларны саклау, экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын чишүдә теләктәшлекне символлаштыра.

Беренче тапкыр "Җир сәгате" акциясе 2007 елда Австралиядә уздырылган. Россия акциягә 2009 елдан башлап катнаша

2016 елда акциядә 172 ил һәм 2 млрдка якын кеше катнашкан. Россиядә акцияне төрле шәһәрләрдән 20 млн кеше хуплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев