Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мөгаллиме мактаулы исемгә лаек булды

Чаллы шәһәренең 31 санлы мәктәбе физика укытучысы Роза Шәриповага "Татарстан Республикасының халык укытучысы" исемле мактаулы исем бирелде. Аңа бу югары бүләкне укытучыларның республика август киңәшмәсендә, Мөслимдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Роза Шәфыйкъ кызы Шәрипова 30 ел мөгаллим булып эшли, шул ук вакытта физика һәм астрономия укытучыларының шәһәр Ассоциациясен җитәкли....

Чаллы шәһәренең 31 санлы мәктәбе физика укытучысы Роза Шәриповага "Татарстан Республикасының халык укытучысы" исемле мактаулы исем бирелде. Аңа бу югары бүләкне укытучыларның республика август киңәшмәсендә, Мөслимдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Роза Шәфыйкъ кызы Шәрипова 30 ел мөгаллим булып эшли, шул ук вакытта физика һәм астрономия укытучыларының шәһәр Ассоциациясен җитәкли. Роза ханым "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен" билгеләре белән бүләкләнгән, "ТРның атказанган мөгаллиме"исемен йөртә. Ул шулай ук шәһәр хакиме премиясе лауреаты, "Россиянең иң яхшы укытучысы". Россия һәм республикабызның мәгариф һәм фән минстрлыгы мактау грамоталарына ия шәхес.

Без шәһәрдәшебезне мактаулы исем алуы белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев