Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы резиденты – җиңүче

Чаллы ИТ-паркы резиденты - RSLogo компаниясе V республика яшьләр форумында беренче урынны яулады.

Чараның финал күргәзмәсе 15 майда Технопаркта үтте. Талантлы һәм акыллы яшьләр үзләренең идеяләрен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка, республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнехановка, яшьләр һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллинга җиткерделәр. Ренат Сәфәров форум кунакларының игътибарын милли дизайн үсешенә һәм аны популярлаштыруга юнәлтте.

Быел республика яшьләр форумы бишенче тапкыр узды. Анда катнашырга 1300гә якын кеше теләк белдерде. Финалга чыккан 41 проект авторының 13е Чаллыдан. Алар арасында Бизнес-инкубатор резиденты Ренат Сәфәров та бар. Аның "Мирасыбызны саклап" дигән проекты ТР Президенты аппараты, ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларында зур кызыксыну уятты. Бу министрлыклар аны финансларга әзер булуларын да әйттеләр.

RSLogo стартапы - логотиплар алу һәм сату буенча уңайлы интернет-сервис. Аның кысаларында "Мирасыбызны саклап" проекты эшләнгән. Проектның нигезенә татар милли мирасны яңарту идеясе салынган. Дөрес, автор иске милли калоритны заманчалаштырырга тәкъдим итә. Бизәкләрнең барысын да дизайнер һәм рәссам Ренат Сәфәров эшләгән.

Яшьләр форумында 9 проект җиңүче булды. Бизнес-инкубатор резиденты "АРТ Квадрат" мәйданчыгында югары бәя алды. Аның проектын жюри искиткеч дип бәяләде. Җиңүчеләргә "Селигер"га барырга киңәш иттеләр, шулай ук аларга дәүләт ярдәме дә була.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев