Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда биш заллы кинотеатр ачыла

28 декабрьдә Чаллыда заманча яңа кинотеатр ачыла. 700 тамашачыга исәпләнгән кинотеатр биш залдан гыйбарәт. Ул Sunrise City комплексында аерым урнашкан бинаның ике катын биләп торачак һәм җир өсте кичүе аша сәүдә үзәге белән тоташачак. Кинотеатрның башкарма директоры Оксана Усова сүзләренчә, 16 метрлы экран урнаштырылган иң зур зал 200 тамашачыны сыйдыра...

28 декабрьдә Чаллыда заманча яңа кинотеатр ачыла.

700 тамашачыга исәпләнгән кинотеатр биш залдан гыйбарәт. Ул Sunrise City комплексында аерым урнашкан бинаның ике катын биләп торачак һәм җир өсте кичүе аша сәүдә үзәге белән тоташачак.

Кинотеатрның башкарма директоры Оксана Усова сүзләренчә, 16 метрлы экран урнаштырылган иң зур зал 200 тамашачыны сыйдыра алачак. Әлеге бинада шулай ук балалар өчен уен зонасы да урнашыр дип көтелә.

Кинотеатр белән Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты инде. Ул иң беренчеләрдән булып биредә урнаштырылган кәнәфиләргә бәя бирде, аларның башкала кинотеатрларындагы утыргычлардан берни белән дә аерылып тормавын искәртте.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев