Чаллыда экологик акция узачак
Көн темасы

Чаллыда экологик акция узачак

27 февральдә "Яшел урам" дип аталган өченче экологик акциягә старт бирелә. Аны пенсия фондының Чаллы идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, "Проминдустрия" предприятиесе директоры Николай Атласов белән берлектә оештыра. Чүп калдыкларын аерып җыю өчен контейнер Яңа шәһәрнең 18/07 йорты һәм 26нчы гимназия арасына...

27 февральдә "Яшел урам" дип аталган өченче экологик акциягә старт бирелә. Аны пенсия фондының Чаллы идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, "Проминдустрия" предприятиесе директоры Николай Атласов белән берлектә оештыра. Чүп калдыкларын аерып җыю өчен контейнер Яңа шәһәрнең 18/07 йорты һәм 26нчы гимназия арасына куела. "Макулатура тапшыр - агачны сакла!" девизы астында кәгазь калдыклары китерүчеләргә КБКда җитештерелгән товар бүләк ителә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев