Чаллыда Георгий тасмаларын тараталар
Көн темасы

Чаллыда Георгий тасмаларын тараталар

Шәһәрнең актив яшьләре әлеге акцияне 23 апрельдә башлап җибәргәннәр иде. Шәһәр студентлар советы 4-6 май көннәрендә тасмаларны таратуны "Электротранспорт" ҖЧҖнең зур сыйдырышлы автобусларында оештырды. Барлыгы 1 мең тасма тарату планлаштырыла. Май бәйрәмнәрендә тасмалар тарату буенча акция "Фиолетовый НЕ ОН" иҗтимагый оешмасы активистлары тарафыннан Энтузиастлар бульварында оештырылды. Георгий тасмалары 5 майда...

Шәһәрнең актив яшьләре әлеге акцияне 23 апрельдә башлап җибәргәннәр иде. Шәһәр студентлар советы 4-6 май көннәрендә тасмаларны таратуны "Электротранспорт" ҖЧҖнең зур сыйдырышлы автобусларында оештырды. Барлыгы 1 мең тасма тарату планлаштырыла. Май бәйрәмнәрендә тасмалар тарату буенча акция "Фиолетовый НЕ ОН" иҗтимагый оешмасы активистлары тарафыннан Энтузиастлар бульварында оештырылды. Георгий тасмалары 5 майда шәһәрдәшләргә Орган залы янында һәм "Бумажников" тукталышында таратылды. Тасмаларны теләгән кешеләргә бүген - "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә, 9 майда исә Җиңү паркында тараталар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев