Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда резина һәм пластик эшкәртәчәкләр

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев сәнәгать зонасындагы экопромпаркта булып полиэтилен эшкәртү линиясе белән танышты. Аны ҖЧҖ "Мехуборка Групп" региональ үсешне үстерү буенча директор Ролан Шәмсетдинов озатып йөрде.

- Бүгенге көндә төзелеш-монтаж җиһазларының күбесе диярлек полиэтилен эчендә килә. Билгеле булганча, әлеге материалар тиз пычрана һәм майлана. Шуңа да аны икенчел эшкәртүгә алырга теләүчеләр булмады. Шәһәребезнең "КамВторПолимер" предприятисе исә бернигә дә карамый әлеге җаваплы эшкә тотынды, - дип белдерде Ролан Шамсетдинов.

Сәнәгать полиэтиленын эшкәртү линиясендә материал чистартылып, порошокка кадәр ваклана. Соңыннан әлеге кисәкчәләрне пластмасс әйберләр җитештерүдә кулланалар. "Мехуборка Групп" җитәкчелеге белдерүенчә, киләчәктә резинаны һәм пластикны эшкәртү эшен дә ачып җибәрү планлаштырыла.

Гомумән, Яр Чаллы экопромпаркы резидентлар тарафыннан зур кызыксыну уята. Чөнки ул М7 федераль трассасына якын урнашкан. Өстәвенә җитештерү калдыкларын комплекслы эшкәртү эше җайга салынган һәм моның өчен барлык уңайлыклар булдырылган.

Бүгенге көндә "Мехуборка Групп" җитәкчелеге паркка индустриаль статус исемен бирү өстендә эш алып бара. Электр бирү белән туган мәсьәләләр дә хәл ителеп бетсә бирегә яңа резидентлар җәлеп итү мөмкин булачак. Шәһәр хакиме дә үз чиратында ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

- Җитештерү калдыкларын эшкәртү аткуаль. Агымдагы экология елында аеруча да. Яңа төр җитештерү оешмаларын ачып, сез Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары була аласыз. Алгарышлы үсеш территориясе - безнең перспектива, ул бизнес өчен дә һәм киләчәк үсешебез өчен өметле мәйдан, - дип белдертте Наил Мәһдиев.

Экомпромпарк структурасы үз эченә тугыз бинаны ала. Бүгенге көндә шуларның берсе генә кулланышта. 2017 елның июленә административ-көнкүреш корпусы һәм складын эшләтеп җибәрү планлаштырылган. Экопромпаркның генераль проект төзүчесе - ҖЧҖ АПМ "Эксклюзив Проект", подрядчигы - ҖЧҖ "Эко-Строй", генераль подрядчигы - ЖЧҖ "ПФ"Дом-Строй".

"Мехуборка Групп" - икенчел чимал калдыкларын эшкәртүче иң зур холдингларның берсе булып санала. Ел саен компания тарафыннан 9 млн тоннага кадәр икенчел чимал калдыклары чыгарыла. Холдинг көнкүреш, төзелеш һәм сәнәгать калдыкларын җыю һәм транспортлау, икенчел чималны утилизацияләү, саклау вакыты чыккан һәм таможня аша үтмәгән продукцияне юкка чыгару, җәйге һәм кышкы чор дәвамында кул һәм механика ярдәмендә территорияне чистарту, карны төяү һәм чыгару, көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын жыю һәм эшкәртү өчен жиһазлар житештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев