Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының җәмигъ мәчетен төзүгә җирле хакимият ярдәм итәрме?

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар белән очрашу, дини вәзгыять белән танышу максатыннан Чаллы мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Мөфтинең эшлекле сәфәре шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән очрашудан башланды. Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайнуллин да катнашты. Камил хәзрәтнең яңа мэр белән...

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар белән очрашу, дини вәзгыять белән танышу максатыннан Чаллы мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Мөфтинең эшлекле сәфәре шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән очрашудан башланды. Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайнуллин да катнашты.


Камил хәзрәтнең яңа мэр белән тәүге тапкыр очрашуы, шуңа күрә хәзрәтләр шәһәр җитәкчесен нәзарәт, мөхтәсибәт эшләре белән якыннанрак таныштырдылар. Мөфтият алып барган эшләр, проектлар хакында сөйләделәр. Хакимият белән мөхтәсибәт арасында хезмәттәшлек кору юлларын барладылар.

Аерым алганда сүз, Чаллының җәмигъ мәчетен төзүгә дә кагылды. Бүгенге көндә Чаллыда 9 мәчет эшләп килә. Шәһәр үзәгендә барлык мөселманнарны берләштерүче, бәйрәм намазларын зур җәмәгать булып уку мөмкинлеген бирүче үзәк мәчет салу мөһим. Яңа җәмигъ мәчеткә җир алынган. Шәһәр башлыгы әлеге иман йортын төзүдә ярдәм күрсәтәчәгенә әзер булуы хакында әйтте, дип яңалыклар белән уртаклаша Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев