Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллылылар җылылык өчен азрак түләячәкләр

Бу күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлаганнан соң мөмкин булачак. 

Чаллыда быел 129 күпфатирлы йорт яңартыла. Капиталь ремонт кысаларында төзүчеләр 1 миллиард 392 млн сумга 306 төр эш башкарачак. Бүгенге көнгә инде алар 23 процентка үтәлгән. 

– Без яхшы темпта эшлибез. Апрель аенда электрон аукционнар үтте, өч подрядчы оешма белән килешүләр төзелде. Аларның икесе күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре башкарачак, берсе – лифтларны алыштырачак. 
Быел фасад һәм түбәләрне ремонтлау буенча да күләмле эшләр башкарыла. Шулай ук инженерлык челтәрләрен, подвалларны ремонтлыйбыз. Болар барысы да йорттагы җылылыкны саклап калырга ярдәм итә, шул рәвешле шәһәрдәшләрнең җылылык өчен түләүләре дә кимиячәк, – диде шәһәр башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация