Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 64нче, 65нче комплексында яшәүчеләр өчен «Яшьлек» скверы ачылды

Бу микрорайонда 27 йорт бар, аларда 11 меңнән артык кеше яши. Әлеге комплекслар елдан ел үсә, яңадан-яңа йортлар барлыкка килә.

– Бер-берсенә бигрәк тыгыз төзиләр йортларны, буш ара бөтенләй юк дисәң дә була, – ди биредә сигез ел яшәүче Айгөл Зиннурова. – Ике бала үстерәм, алар белән иркенләп уйнарга урын да юк иде. Менә шушы җирдә берничә нарат агачы үсә, аларны да кисеп, биек йорт салмакчылар иде. Көч-хәл белән саклап кала алдык.
Сүз 65/20, 65/21 нче йорт янындагы территория турында бара. Элек бу урын ташландык хәлдә булган: биек үләннәр үскән, йортсызлар монда үзләренә «өй» ясап яшәгән. 
– Быел җәй буе әлеге территорияне тәртипкә китердек, үләннәрне чаптык, чүпләрдән чистарттык, – ди «Уютный Двор» идарә итү компаниясе директоры Галина Трушкова. – Без территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Гөлнара Тюринага булышу максатыннан тотындык бу эшкә. Алга таба да кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. 
Гөлнара Фаилевна бу вазыйфага быел гына билгеләнде. Эш тәҗрибәсе аз булуына карамастан, аның уңышлары шактый: чүпне аерым җыю өчен контейнерлар куйдырган, чәчәкләр бәйрәмендә җиңү яулаган, төзекләндерү буенча шәһәркүләм конкурсында икенче урынга чыгып, 250 мең сум акчага грант откан. 
– Әлеге конкурста бу скверны саклап калу өчен катнаштым. Ике идарә итү компания ярдәме белән 400 мең сум акча җыелды. Анда сәламәтлекләре чикле балалар өчен яңа спорт элементлары куелды, – ди Гөлнара Фаилевна. 
6 яшьлек Илназ Нәҗметдиновта балалар церебраль параличы. Малай йөри ала, тик сөйләшүе начар.
– «Яшьлек» скверының ачылуына бик шат, безнең өчен бу бердәнбер яшел зона, монда тыныч, саф һава, рәхәт, машиналар йөрми, – ди әнисе Айгөл. – Махсус спорт мәйданчыгы булу аеруча сөендерә. Гадәти мәйданчыкта улыма уйнарга кыен булды, башка балалар аның сөйләмен аңламыйлар иде, шунлыктан ул анда үзен уңайсыз, ят итеп хис итә иде. 
Үзенчәлекле мәйданчыкта төрле биеклектәге турниклар бар. Алар бик уңайлы итеп ясалган: коляска белән килеп, шөгыльләнергә була. Шулай ук биредә сенсор комлык бар, анда да коляска белән килү мөмкинлеге бар. Рәсем ясар өчен махсус такта куелган, анда күзләре начар күрүче кешеләр дә иҗат итә ала.
Галина Мөхәммәтҗанова да яңа сквер барлыкка килүенә сөенә, тик эскәмияләрнең һәм чүп савытларының аз булуы борчый аны. Гөлнара Фаилевна бу мәсьәләне дә хәл итәчәкбез, дип ышандырды. 
Чарада Автозавод район башлыгы Винер Харисов та катнашты. 
– Шәһәребездә беренчеләрдән булып безнең скверда сәламәтлекләре чикле балалар өчен инклюзив элементлар булдырылды. Бу эшне дәвам итәчәкбез һәм алга таба территорияне үстерү өстендә эшләр алып барачакбыз, – диде ул. 

Зөһрә Вәлитова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация